Баулылар мөнәҗәт әйтүдә дә сынатмый
Баулының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы ханымнары иҗатта да, уңганлык- булганлыкта да сынатмый. Шушы көннәрдә алар Бөгелмә шәһәрендә узган “Милли моң” дип исемләнгән Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивалендә уңышлы чыгыш ясады. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды.